Чакырабыз сезне.
Сәхнәдә торырга
Курыкмыйбыз бер дә.
Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка:
Кыш бабабыз ишетеп
Килде безгә кунакка.
Оста куллар түгәрәге
Бар безнең мәктәптә.
Өйрәтербез сезне
Бөтен-бөтен нәрсәгә.
Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.
Иртүк килеп мәктәпкә,
Зарядка ясыйбыз.
Шуңа күрәдер индеБез бер дә авыртмыйбыз.
Безнең кызлар бик оста,
Акыллы, тәртипле.
Юк алар белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Бүген бездә сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Экскурсия, походлар
Көтә сезне мәктәптә.
Сәяхәтне яратасыз?
Рәхим итегез безгә.
Балалар тиз үсә,
Заманнар үзгәрә.
Компьютер керде
Бөтен классларга.
Язарга да өйрәнәбез,
Каләм тотып кулларга.
Хәрефләрне тезәбез без
Тигез, матур юлларга.
Адрес:
Муниципальное общеобразовательное учреждение
«Гимназия № 4 с татарским языком обучения»
Кировского района г.Казани,
420102, Чкалова , 8
Тел./факс: (843) 554-40-01
Еmail: g4.kzn@edu.tatar.ru
Комментариев нет:
Отправить комментарий